Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында «Кошлар – безнең дусларыбыз» экологик акциясе үткәрелгән. Чара кысаларында «Идел буе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм Шеланга урта мәктәбе укучылары Шеланга авылында сыерчык оялары элеп чыккан.
Шулай ук очрашу барышында Шеланга кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рамил Идиятуллин балаларга урманнар, кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле, кошлар турында кызыклы фактлар турында сөйләгән.