Тәтеш урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рәис Абдрахманов Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә дәрес үткәргән

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Рәис Абдрахманов Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте студентлары өчен дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Рәис Абдрахманов студентларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге турында сөйләгән. Кишәрлек урманчысы шулай ук Татарстан Республикасында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорда үткәрелә торган чараларга, урман янгыннарының төрләренә, аларны сүндерү ысулларына һәм чараларына һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җентекләп тукталган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International