Арча муниципаль районы Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Үрнәк авылы территориясен чистарту һәм төзекләндерү эшләрендә катнашкан. «Ана чишмәсе», «Һидият чишмәсе» һәм «Наратлык чишмәсе» сулыклары янындагы участокларга аерым игътибар бирелгән.
Акция нәтиҗәләре буенча педагоглар ярдәме белән 13 капчык чүп-чар җыелган.
«Без табигатьне сакларга тиеш, – ди мәктәп урманчылыгында катнашучы Ильяс Галимов. – Безнең һәркайсыбыз газиз республикабызның экологиясен яхшыртуга үз өлешен кертә ала. Моның өчен игелекле эш башкарырга, агач утыртырга яки өмәдә катнашырга мөмкин».