Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык кысаларында урман фонды территориясен чистарту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре торак пунктлар һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янындагы урман биләмәләренә аерым игътибар бирә. Исегезгә төшерәбез, санитар-экологик икеайлык 2021 елның 1 апрелендә башланды.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны саклау һәм яклау секторы мәгълүматлары буенча, 22 апрельгә урман фондыннан 68,4 куб.м күләмендә каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган. Шулай ук дәүләт урман инспекторлары Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 ст. буенча урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен административ хокук бозулар турында 5 беркетмә дә төзегән. Хокук бозуларны «Алабуга урманчылыгы» ДКУ, «Саба урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре теркәгән.