Лубян урман-техника көллияте студентлары «Табигатьне саклагыз, ул – гүзәл!» акциясен башлап җибәргән. Проектның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү һәм табигатькә сакчыл карашның мөһимлеге турында искәртү.
Акциягә кушылу өчен экологик тематикага мәгълүмати аншлаг әзерләргә һәм урнаштырырга, шулай ук аның белән бергә төшерелгән фотоны #берегитеприродуонапрекрасна хештегы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.
«Безнең акция кысаларында беренче аншлаг Лубян урманчылыгының урман фонды территориясендә урнаштырылды, – дип сөйләде көллиятнең эколонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Елена Тихонова. – Безгә республиканың мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр һәм яшьләр ярдәм итәр дип өметләнәбез».