Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында табигый һәм экологик туризм өлкәсен үстерүче эшкуарлар белән очрашты. Очрашуда Министрлыкның аренда мөнәсәбәтләре бүлеге җитәкчесе Фәнил Әхмәдуллин һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Василий Чернов катнашты.
Киңәшмә барышында Татарстан Республикасында экологик туризмны үстерүнең төп проблемалары тикшерелде. Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эшкуарларның рекреация эшчәнлеген башкару өчен урман кишәрлекләрен арендалау, урманнарны үзләштерү проектын төзү үзенчәлекләре, урман кишәрлекләрен арендалаучыларның хокуклары һәм бурычлары турындагы сорауларына җавап бирде.
«Рекреация эшчәнлеген алып бару өчен арендага алган җир кишәрлеген арендалаучылар табигый ландшафтны, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы объектларын, су объектларын саклап калырга тиеш, – диде Илгизәр Зарипов. – Шулай итеп, агач-куаклыкларны кисү тыела».