В.В.Карпов исемендәге лицей базасында «ТР Зеленодольск муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсы узган

2021 елның 23 апреле, җомга

В.В.Карпов исемендәге лицей базасында «ТР Зеленодольск муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсы узган. Анда 3 команда – «Лесовичок» (4 нче урта мәктәп), «Яшел йорт» (Әйшә урта мәктәбе) һәм «Яшел утрау» (В.В.Карпов исемендәге лицей) берләшмәләрендә тәрбияләнүче балалар катнашкан.

Конкурс барышында укучыларның урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге белемнәре, аларның мәгърифәтчелек һәм гамәли эшчәнлеге бәяләнгән. Жюри составында «Зеленодольск урманчылыгы» ДКУ, «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге хезмәткәрләре катнашкан.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга «Яшел утрау» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар лаек булган. Нәкъ менә алар «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында 2021 елның июлендә узачак  IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетында катнашачак. Икенче урында – «Лесовичок», өченчедә – «Яшел йорт» берләшмәсендә катнашучы балалар.

Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылган. Конкурстан соң укучылар лицей территориясендәге экологик сукмакны караганнар һәм истәлекле аллеяга нигез салганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International