Тәтеш районының Урюм урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен «Мәктәп урманчылыгы – укучыларга экологик тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә мөмкинлекләр киңлеге» дигән темага район семинары узган.
Семинар барышында экологик белем бирү һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү, заманча белем бирү программаларын эшләү һ.б. мәсьәләләр каралган.
«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, Урюм кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Дмитрий Тойкин һәм тармак ветераны Ирфан Хәлитов үз тәҗрибәләре белән уртаклашкан. Алар Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары хәрәкәте, балаларның экологик культурасын формалаштыруга һәм аларның сәләтләрен ачуга юнәлтелгән чаралар турында сөйләгән.
Семинардан соң анда катнашучылар педагогик хезмәт ветераны, мәктәпнең элеккеге директоры Василий Вотяков хөрмәтенә истәлекле агач утырткан.