Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Министрлыкның мәгълүмат технологияләрен үстерү секторының әйдәп баручы консультанты дигән Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торуга конкурс булды. Утырыш ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә узды.
Әлеге вазыйфаны биләү өчен 2 кеше дәгъва белдерде. Конкурста катнашучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына, дәүләт граждан хезмәте нигезләренә, мәгълүматлаштыру, мәгълүмати иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы сораулар бирелде.
Исегезгә төшерәбез, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булган вакансияләр хакында https://gossluzhba.gov.ru/vacancy рәсми сайтында, шулай ук https://minleshoz.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm Министрлык порталында белергә була.