«Арча урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ укытучылары Арча районының 6 нчы урта мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашкан.
Очрашу барышында урманчы-җитәкче урынбасары Раушан Гайфетдинов укучыларга Татарстан Республикасының урман комплексы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа буйсына торган учреждениеләр эшчәнлеге, урман тармагы һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгән.
Укытучы Гөлнур Гаянова укучыларны Лубян урман-техника көллиятенең тарихы һәм хәзерге торышы белән таныштырган. Ул студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналарга, 2021 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләренә, чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мөмкинлекләренә җентекләп тукталган.