Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Агымдагы елның 28 апреленә булган мәгълүматларга караганда, чара кысаларында республиканың урман фондыннан 900 куб.метрдан артык каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашкан.
Болар белән берлектә, урман тармагы хезмәткәрләре 22 чишмәне төзекләндергән, 187 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарга йөрүче гражданнар өчен ял итү урыннарын төзекләндергән.
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабы 19 апрельдә башланып китте һәм 2021 елның 19 июненә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.