Татарстан Республикасы «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ «Урман хуҗалыгында эш травматизмын булдырмый калу» темасына әңгәмә уздырылган

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә, 28 апрельдә, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУда «Урман хуҗалыгында эш травматизмын булдырмый калу» темасына әңгәмә үткәрелгән. Очрашу барышында җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә куркынычсызлык техникасын үтәү, шәхси саклану чараларын куллану мөһимлеге турында сөйләгән.

Шул ук вакытта учреждениедә хезмәт сагына багышланган почмак та яңартылган һәм куркынычсызлык техникасының төп нормаларын чагылдырган стана газетасы ясалган.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көне ел саен 28 апрельдә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм җәмәгатьчелек һәм дәүләт структураларын эш урыннарында бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар белән бәйле проблемаларга, хезмәт куркынычсызлыгына һәм производствода зыян күргән кешеләрнең язмышларына игътибар иттерүгә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International