Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында «Агач утырт» экологик акциясе узган

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Тәтеш шәһәрендә «Агач утырт» экологик акциясе узган. Чарада «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин, урманны саклау һәм яклау инженеры Виктор Зайкин, «Сказка» балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре катнашкан.

Акциядә катнашучылар көче белән Көньяк микрорайонындагы чишмә янында 10 төп миләш үсентесе утыртылган.

Чара кысаларында Ранил Рәхмәтуллин балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, шулай ук урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International