Лубянда плоггинг форматында экологик уен узган

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Лубян авылында плоггинг форматында экологик уен узган. Чара «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе кысаларында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ тарафыннан оештырылган.

Уенда көллият студентлары һәм Лубян урта мәктәбе укучылары составындагы 13 команда катнашкан.

Уен нәтиҗәләре буенча 1 тоннадан артык каты көнкүреш калдыклары җыелган. Җиңүчеләр дә билгеләнгән – беренче урынны көллиятнең 12 нче икътисад төркеме командасы яулаган. Икенче урын 22 нче икътисад төркеме командасына бирелгән, өченче урында – 33 нче бакча-парк төркеме.

«Уенда катнашучыларның барысына да ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Без игелекле эш башкардык һәм экологияне яхшыртуга үз өлешебезне керттек. Лубян урман-техника көллияте педагогларына һәм анда укучыларга махсус рәхмәт белдерәм», – дигән Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхразыев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International