Министр урынбасары Рәис Гомәров Азнакай муниципаль районында эшлекле сәфәрдә булды

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Азнакай муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Объектларны караганда аны «Азнакай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәфис Галиуллин һәм «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Эдуард Чикуров озатып йөрде.

Эш сәфәрендә Рәис Гомәров урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләр һәм Азнакай урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча үткәрелгән чаралар комплексы нәтиҗәләрен бәяләде.

Шуның белән берлектә министр урынбасары Азнакай районы чикләрендә башкарыла торган саклагыч урман үсентеләре утырту эше белән дә танышты. Исегезгә төшерәбез, әлеге эшләр «Татнефть» ГАҖ тарафыннан 1650 гектар мәйданда парник газлары чыгаруны компенсацияләү кысаларында башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International