Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Югары Ослан районында булды. Максаты – «Идел буе урманчылыгы» ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышу. Объектларны караганда аны җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев һәм директор Фәрит Галиәхмәтов озатып йөрде.
Килеп җитү белән министр Идел буе урманчылыгының Свияжск кишәрлеге урманчылыгының 11 нче кварталында урманнарны яңадан торгызу буенча быел үткәрелгән чараларның нәтиҗәләрен бәяләде. Рөстәм Исмәгыйлев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 2021 елдагы урман культуралары сезоны кысаларында 15 га мәйданда урман культуралары утыртылган, 11 гектарда саклагыч урман утыртмалары утыртылган, 2,3 гектарда урман культураларын тулыландырып утырту эшләре башкарылган.
Аннары Равил Кузюров «Идел буе урманчылыгы» ДКУ бинасында барган ремонт эшләрен карады. Әлеге эшләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында башкарыла. Быел программа буенча барлыгы 31 объект ремонтланачак.
Хәзерге вакытта «Идел буе урманчылыгы» ДКУ административ бинасында тышкы һәм эчке бизәкләү эшләре бара.
Эш сәфәре ахырында министр Исаково авылында ачык һавадагы «Татар авылы» татар этнография музеен карады.