Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Буа муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул Буа урманчылыгы урман фонды территориясендә барган сезонлы эшләрне бәяләде.
Эш сәфәре барышында Илгизәр Зарипов Буа кишәрлеге урманчылыгының 124 кварталында һәм Буа урманчылыгының Төбәк Черкене кишәрлеге урманчылыгының 2 кварталында утыртылган урман культураларын карады. «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Сергей Кириллов аңлатмалар биреп барды. Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, урман культураларын 9 нчы майга кадәр утыртып бетерү планлаштырыла.
Министр урынбасары базислы урман питомнигында да булды һәм янгынга каршы минераллаштырылган полосалар ясау эшен карады.