Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тематик чаралар үткәрелә

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тематик чаралар үткәрелә.

Әйтик, 2021 елның 22 июненә кадәр «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясенә кушылырга мөмкин. Моның өчен партнер-кибетләрдә, интернет-ресурсларда яки волонтерларда кәгазьдән яки металлдан ясалган «Кызыл канәфер» билгеләрен сатып алырга кирәк. Җыелган акчалар Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә тотылачак.

Икенче акция – «Үлемсез полк» онлайн-йөреше, ул 9 май көнне 15:00 сәгатьтә узачак. Геройларыгызның фотосурәтләре онлайн-трансляциягә кертелсен өчен, 7 майга кадәр «Үлемсез полк» проекты сайтында 2021.polkrf.ru/, «Вконтакте» (vk.com/polk_app), «Одноклассники» (ok.ru/app/polk) социаль челтәрләре аша яки «Банк памяти» (sber9may.ru/) сайтында гариза бирергә кирәк.

Моннан тыш, 2021 елның 9 маена кадәр «Җиңү тәрәзәләре» дигән Бөтенроссия акциясе дә уза. Анда катнашу өчен, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган рәсемнәр, картиналар, фотографияләр һәм язулар кулланып, фатир/йорт/офис тәрәзәсен рәсмиләштерергә, #ОкнаПобеды хештегы һәм геройларга рәхмәт сүзләре белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International