Агымдагы елның 4 аенда Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шулай итеп, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 6,8 мең патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 173 беркетмә төзелгән.
Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр.
Болар белән берлектә, зарури таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда Россия Федерациясенең урман законнары өлешендә билгеләнгән таләпләрне бозуга юл куймау турында 1345 кисәтү дә бирелгән.