ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәре – тармак ветераннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен, урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Барлык саклык чараларын үтәп, белгечләр ветераннар янына барды, аларның хәлләрен сораштырды һәм бүләкләр тапшырды.

Бүләкләрне тапшырганда, Министрлык вәкилләре ветераннарга иң ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.

2021 елның 9 маенда Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан төрле тематик чаралар үткәрелә, аларга безнең илдә яшәүче һәр кеше кушыла ала. Алар арасында – «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе, «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе, «Үлемсез полк» онлайн-йөреше һәм «Җиңү тәрәзәләре» бөтенроссия акциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International