Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Алабуга һәм Тукай районнарында эш сәфәрендә булды. Анда ул Алабуга урманчылыгының урман фонды территориясендә барган сезонлы эшләр белән танышты. Аны «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов озатып йөрде.
Килеп җитү белән Илгизәр Зарипов «Алабуга урманчылыгы» ДКУ административ бинасында барган ремонт эшләрен бәяләде. Аңа, бинада тышкы бизәкләү эшләре башкарылды, пластик тәрәзәләр куелды, җылыту һәм электр белән тәэмин итү системалары ремонтланды, дип сөйләделәр. Ремонт агымдагы елның 1 июленә кадәр төгәлләнер дип көтелә.
Алга таба Илгизәр Зарипов Татарстан кишәрлеге урманчылыгының 104 һәм 107 кварталларында урманнарны үрчетү һәм торгызу буенча башкарылган эшләр, Татарстан кишәрлеге урманчылыгының 104, 106, 114, 130 кварталларында урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча күрелгән чараларның сыйфатын тикшерде. Шулай ук министрның беренче урынбасары «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында утыртылган истәлекле агачларны һәм ТР «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын да карады. Питомникта Илгизәр Зариповка дөньяда иң тиз үсә торган агачларның берсе булган павловний үсентеләрен күрсәттеләр.
Моннан тыш, эш сәфәре кысаларында министрның беренче урынбасары «Халык инициативасы» җирле иҗтимагый хәрәкәте, Татарстан кишәрлеге урманчылыгының 114-119 кварталларында урнашкан Боровецкий урманы территориясендә урман законнарын үтәү мәсьәләләрендә «Боровецкое» территориаль иҗтимагый үзидарәсе вәкилләре һәм Зур Шилнә авылында яшәүчеләр белән очрашты.