ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы «175 нче гимназия» МБМУ булган атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Казанда булган әлеге котычкоч фаҗига барыбызны да тетрәндерде. Моны сүзләр белән аңлатып бетереп булмый.
Сезнең хәсрәт – безнең уртак кайгыбыз. Без сезнең белән бергә кайгырабыз һәм зыян күрүчеләр тиз арада терелер дип өметләнәбез.