Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында видеоконференция режимында дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү мәсьәләләре каралды. Киңәшмә Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов рәислегендә узды.
Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашты.
Киңәшмә барышында урман комплексын цифрлы трансформацияләү һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә дәүләт хезмәтләре күрсәтүне цифрлы рәвешкә күчерүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.
Аерым алганда, Антон Трифонов 1 июльдән дәүләт хакимияте органнарында урман декларацияләрен бары тик электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең бердәм порталлары аша гына кабул итү тиешлеген искәртеп узды.