Лубян урманчылыгында кырда урман корылышы эшләрен башлар алдыннан күмәк күнекмәләр булып узды

2021 елның 14 мае, җомга

Бүген Лубян урманчылыгы урман фонды территориясендә кырда урман корылышы эшләре башланыр алдыннан күмәк күнекмәләр узды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы хезмәткәрләре катнашты.

Күнекмәләр барышында белгечләр таксацияләү характеристикаларын билгеләү буенча һөнәри күнекмәләр, шулай ук таксация эшләрен үткәрү өчен кабул ителгән үлчәү приборлары, таксацияләү һәм ярдәмче таблицалардан файдалану кагыйдәләре өстендә эшләде.

Исегезгә төшерәбез, күмәк өйрәнүләр, урман корылышы күрсәтмәләре нигезендә, урманнарны таксацияләү алдыннан, шулай ук урманнарны саклау, яклау, торгызу буенча чараларны проектлау буенча да үткәрелә. Күмәк күнекмәләр өчен объектта иң киң таралган, токым составы, төзелеше, яше һәм товар структурасы, җитештерүчәнлеге, урман үсү шартларының төрләре, килеп чыгышы ягыннан гаять күп төрле булган урман утыртмалары сайлап алына, күнекмә алып карау өчен кимендә 10 мәйданчык һәм санап чыгу таксациясе өчен 20 урман таксациясе бүлемтеге ясала.

Күмәк өйрәнүләрнең максаты – агачларның таксация күрсәткечләрен, урман культураларының, утыртмаларның санитар торышын һәм таксация карточкасында каралган башка параметрларны билгеләүдә башкаручыларның күнекмәләрен тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International