Республика урман хуҗалыкларына «Экология» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган урман янгыннарын сүндерү техникасы тапшырылды

2021 елның 14 мае, җомга

Биектау муниципаль районының Биектау авылында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган техника республиканың урман хуҗалыкларына тапшырылды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә барлыгы 8 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылды. Яңа техниканы Әлмәт, Арча, Болгар, Зеленодольск, Исләйтар, Кама, Мамадыш һәм Шәһәр яны урман хуҗалыклары алды.

Исегезгә төшерик, 2021 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан барлыгы 187,2 млн.сум күләмендә финанс бүлеп бирелде, шул исәптән урман янгыннарын сүндерү һәм урман культурлары техникасын сатып алуга – 99,1 млн.сум. Элегрәк, быел 18 берәмлек техника сатып алынган иде (УАЗ-390945 базасындагы 13 берәмлек кече урман патруле комплексы, 5 берәмлек УЛПК-4П универсаль урман янгыннарын сүндерү комплексы һәм 58 берәмлек янгынга каршы тору җиһазы (югары басымлы янгын җайланмалары, һава өрдергечләр, күчмә мотопомпалар, метеостанцияләр һ.б.). Ел дәвамында 2 берәмлек АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 13 берәмлек АЛП-1 урман утырту машинасы, 11 берәмлек ПКЛ-70 урман тырмасы, 15 берәмлек урман культиваторы КЛБ-1,7 һәм 190 берәмлек янгынга каршы җиһаз сатып алыначак һәм тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International