ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының 14.05.2021 ел, № 07-07/42-к боерыгы нигезендә, «Әлмәт урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесендә яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Ул – Рушан Каюм улы Мөхәммәтшин.
Рушан Мөхәммәтшин 1975 елның 23 декабрендә Кукмара муниципаль районының Югары Өскебаш авылында туа. Лубян урман хуҗалыгы техникумын (хәзерге – Лубян урман-техника көллиятен) һәм Мари дәүләт техник университетын (Идел буе дәүләт технология университетын) тәмамлаган.
Рушан Мөхәммәтшинның эш стажы – 28 ел, шул исәптән урман тармагында – 16 ел. Хезмәт эшчәнлегендә Мамадыш урман хуҗалыгының Соколка урманчылыгы ярдәмчесе, урманнан файдалану буенча инженер, урманны саклау һәм яклау буенча инженер, Чирмешән урман хуҗалыгының баш урманчысы, Чирмешән урман хуҗалыгының Светлогорск урманчылыгы урманчысы, «Чирмешән урманчылыгы» ДБУ җитәкче-урманчысы урынбасары булып эшли.