Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Әлмәт муниципаль районында булды.
Килеп җитү белән, Илгизәр Зарипов «Әлмәт урманчылыгы» ДКУ коллективына яңа җитәкче-урманчыны тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, ул Рушан Каюм улы Мөхәммәтшин булды. Министрның беренче урынбасары Рушан Мөхәммәтшинны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде.
Шулай ук, эш визиты кысаларында, Илгизәр Зарипов Әлмәт урманчылыгының Кама-Исмәгыйль кишәрлеге урманчылыгында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләрнең нәтиҗәләрен дә бәяләде.