«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе буенча республика урман фондыннан 1200 куб. метрдан артык каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Агымдагы елның 17 маена булган мәгълүматларга караганда, чара кысаларында республиканың урман фондыннан 1200 куб.метрдан артык каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашкан.

Болар белән берлектә, урман тармагы хезмәткәрләре 22 чишмәне төзекләндергән, 128 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарга йөрүче гражданнар өчен 96 ял итү урынын төзекләндергән.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең язгы этабы 19 апрельдә башланып китте һәм 2021 елның 19 июненә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International