Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре балалары «Мин үз Ватаным белән горурланам!» республика балалар рәсем конкурсында катнашты

2021 елның 18 мае, сишәмбе

«Мин үз Ватаным белән горурланам!» республика балалар рәсем конкурсына йомгак ясалган. Аны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы оештырды.

Исегезгә төшерәбез, конкурс ике этапта үткәрелде: агымдагы елның 12 мартыннан 30 апреленә кадәр башлангыч һөнәри берлек оешмаларында сайлап алу (башлангыч һөнәри берлек оешмаларында) һәм төп (финал) өлешләре узды. Анда һөнәри берлек әгъзалары булып торган дәүләт граждан хезмәткәрләренең 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары катнашты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының башлангыч һөнәри берлек оешмасы үткәрә торган конкурсның сайлап алу этабына Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре балалары – Дәлия Төхвәтова, Милана Хәйретдинова, Динара Хәйретдинова, Риана Тимергалиева, Данияр Мостафин һәм Динә Гыйбадуллинадан 6 эш алынган. Аларның иң яхшылары һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасына җибәрелгән.

«Мин үз Ватаным белән горурланам!» республика балалар рәсем конкурсы йомгаклары буенча 4 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге категориядә Дәлия Төхвәтова (Минем гаилә темасына рәсем) беренче урын яулаган.

Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар – Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре балалары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларны оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Тюкаева тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International