«Экосистема» яшьләр форумында Россиянең махсус сакланыла торган табигый территорияләренә сәяхәтләр уйнатылачак

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

«Экосистема» бөтенроссия яшьләр экологик форумы кысаларында Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык белән берлектә, табигать белгечләрен билгеләү өчен, конкурс үткәрәчәк.

Конкурс онлайн режимда квиз форматында узачак, анда Россиянең барлык төбәкләреннән 18 яшькә кадәр булган һәркем катнаша ала.

Барлыгы алты раунд планлаштырылган, һәркайсы буенча катнашучылар баллар алачак. Алынган баллар күбрәк булган саен, җиңүче булу мөмкинлеге дә югарырак була. Катнашучыларны һава, су, җир, климат, хайваннар, үсемлекләр, җир асты байлыклары темалары буенча сораулар көтә.

Җиңүчеләр биш номинациядә билгеләнәчәк. Максималь балл җыйган катнашучылар берничә көнгә Россиянең тыюлык зоналарының берсенә сәяхәткә китә алачак.

Квизда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://зеленаятропа.рф. Конкурс 2021 елның 27 маенда 11.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты) онлайн форматта узачак.

«Экосистема» бөтенроссия яшьләр экологик форумы 23-27 май көннәрендә Вологда өлкәсендә узачак. Чараның бай фәнни программасы күздә тотыла, анда хакимият, бизнес вәкилләре һәм волонтер-экологлар катнашачак. Эш нәтиҗәләре буенча конкрет тәкъдимнәр төзеләчәк, алар экологик оешмалар һәм фәнни җәмәгатьчелек белән эшләү нигезенә салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International