Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә «Макулатура тапшырып агачны коткар» дигән экология акциясе узган

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә «Макулатура тапшырып агачны коткар» дигән экология акциясе узган. Аны оештыручылар – «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар һәм укытучылар.

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 1458 кг макулатура җыелган. Иң зур өлешне 3, 4, 7, 9 һәм 11 сыйныф укучылары керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International