Чабаксар шәһәрендә «Рослесозащита» ФБУ Идел буе һәм Урал федераль округларындагы филиаллары белгечләре өчен дәүләт урман патологиясе мониторингы һәм инструменталь тикшеренүләр буенча гамәли семинар узды.
Семинарның беренче көнендә пленар утырыш оештырылды. Аның кысаларында урман законнарындагы яңалыклар, дәүләт урман патологиясе мониторингы реестрын алып бару мәсьәләләре һәм урман патологиясе тикшерүләре актларында санитар-савыктыру чараларын билгеләүнең дөреслеген һәм нигезлелеген бәяләгәндә ачыклана торган төп хаталар турында фикер алышынды.
Семинарның гамәли өлеше Чабаксар урманчылыгы территориясендә оештырылган иде. Күнекмәләр барышында катнашучыларның урман патологиясе тикшеренүләре, урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышына сайлап алынган җир өсте күзәтүләре, даими күзәтү пунктлары оештыру һ.б. буенча белемнәре бәяләнде.