Министрлыкның юридик бүлек җитәкчесе Марина Зайцевага «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Министрлыкның юридик бүлек җитәкчесе Марина Зайцевага «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесен тапшырды.

Министр Марина Зайцевага фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, максатчанлыгыгыз һәм зур хезмәт сөючәнлегегез Министрлык хезмәткәрләре арасында гына түгел, ә республиканың бөтен урман җәмәгатьчелеге арасында да хөрмәт һәм абруй казанды. Соңгы 13 ел дәвамында нәтиҗәле хезмәтегез өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, – дип билгеләп үтте ул. – Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа уңышлар һәм казанышлар телим».

Марина Зайцева 1963 елның 4 декабрендә Куйбышев шәһәрендә (хәзерге – Самара шәһәре) туа. 1987 елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Марина Вячеславовнаның 40 еллык хезмәт стажы бар. 2008 елда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында юридик бүлек җитәкчесе урынбасары вазыйфасында эшли башлый. 2011 елда юридик бүлек җитәкчесе вазыйфасына билгеләнә. Элегрәк Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы (2010 ел), Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2013 ел), Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамотасы (2017 ел), «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» дигән мактаулы исемгә лаек булган (2018 ел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International