Шәһәр яны урманчылыгы җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев яшьләрнең экологик оешмаларының «Эковолна» V яшьләрнең экологик оешмалары форумы эшендә катнашкан

2021 елның 21 мае, җомга

Крутушка поселогында  «Байтик» савыктыру лагере базасында Татарстан Республикасы яшьләр экологик оешмаларының V «Эковолна» форумы бара. Чарада республиканың 26 муниципаль районыннан, табигать саклау һәм экологик агарту эшчәнлеге алып баручы җәмәгать оешмаларыннан 170кә якын вәкил катнаша.

Форум кысаларында белем бирү һәм дискуссия мәйданчыклары, экспертлар белән очрашулар, мәдәни-күңел ачу һәм конкурс программалары оештырылган. Традиция буенча, балалар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм гражданнарның экологик культурасын күтәрүгә юнәлтелгән экологик инициативаларын тәкъдим итә.

Форум эшендә «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев катнашкан. Ул «Татарстанда экологик программалар һәм проектлар» һәм «Урманнарны саклау, хайваннар дөньясын саклау һәм биотөрлелек» мәйданчыкларында эксперт сыйфатында чыгыш ясаган. Илнур Кәшафиев катнашучыларга Татарстан Республикасының урман фонды, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча үткәрелә торган эшләр, урман хуҗалыгы өлкәсендәге төрле һөнәрләр турында сөйләгән.

Исегезгә төшерәбез, форумны ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә, «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы һәм «Россия студентлары отрядлары» ҖЧҖ Татарстан төбәк бүлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International