10 нчы урта мәктәптә «Школес» мәктәп урманчылыгы эшенә йомгак ясалган

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә «Школес» мәктәп урманчылыгында 2020-2021 уку елы өчен эш йомгаклары ясалган. Чарада «Алабуга урманчылыгы» ДКУ Татарстан кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Сафин һәм урманнарны торгызу буенча инженер Оксана Смирнова катнашкан.

Чара кысаларында «Школес» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар төрле табигать саклау акцияләрендә, республика конкурсларында актив катнашулары һәм урманга сакчыл караш пропагандалаганнары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Шулай ук берләшмә җитәкчесе Кадрия Хәсәнова да яшь буында экологик культура формалаштыруга ярдәм итә торган чаралар үткәргәне өчен дә билгеләп үтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International