Татарстанда «Лесовоз» операциясе уздырыла

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Лесовоз» оператив-профилактика чарасы үткәрелә. Аның максаты – республикада законсыз агач әзерләү, ташу һәм эшкәртүне кисәтү һәм булдырмау.

Шулай итеп, агымдагы елның 15 маеннан 23 маена кадәр дәүләт урман инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, 24 рейд үткәргән, агач төягән 23 машина тикшерелгән, хокук бозу очраклары ачыкланмаган. «Лесовоз» операциясе 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерик, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булган транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка гына, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International