Россия Табигать ресурслары министрлыгы урманнардан файдалану турында хисапны электрон формада тапшыру форматына һәм тәртибенә карата яңартылган таләпләр исемлеге әзерләгән

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы тарафыннан, Россия Федерациясе Урман кодексының 49 статьясы нигезендә, «Урманнардан файдалану турында хисапка, урманнардан файдалану турында хисап тапшыру рәвешләренә һәм тәртибенә, шулай ук урманнардан файдалану турындагы хисап форматына карата таләпләр раслау турында» боерык проекты әзерләнгән.

Мондый хисап ай саен, хисап аеннан соң килә торган айның унынчы көненнән соңга калмыйча тапшырылырга тиеш; әгәр урманнардан файдаланганда урман утыртмалары киселмәсә – ел саен, 10 гыйнвардан соңга калмыйча.

Хәзерге вакытта боерык гавами фикер алышу өчен https://regulation.gov.ru/projects/List/AdvancedSearch#npa=116218 сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International