Ары урман хуҗалыгы белгечләре теплицалардагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Ары урман хуҗалыгы белгечләре теплицалардагы чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Бездә 2 теплица бар. Быел каен һәм нарат орлыклары чәчтек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Мурат Ибраһимов. – Күптән түгел алар шытып чыга башлады. Көн саен булачак кәлшәләргә су сибәбез, чүп үләннәрен утыйбыз, күптән түгел үсемлекләрне авыруларга каршы сиптереп чыктык. 20 көн узгач ашлама кертергә планлаштырабыз».

Морат Ибраһимов сүзләренә караганда, әлеге утырту материалын киләсе елның язында ук урман торгызу эшләрен башкарганда файдаланып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International