Республиканың Бөгелмә районында «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе уздырылган

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Республиканың Бөгелмә районында «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе уздырылган. Бөгелмә урманчылыгының Петров кишәрлеге урманчылыгында 41 нче квартал территориясендә җыештыру эшләре оештырылган. Акциягә 15 кеше – Бөгелмә урманчылыгы, Бөгелмә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм Роскосмосның космонавтлар отрядының Россия космонавты-сынаучысы, Россиянең (СССР) 121 нче космонавты, Россия Федерациясе Герое Сергей Режиков кушылган.

Акциядә катнашучылар көче белән урман территориясеннән 3 куб.метр катлы көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган.

«Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классына бәйле кертелгән чикләүләр аркасында чараны алдан планлаштырганча зур итеп уздырып булмады. Ләкин Сергей Николаевичның акциядә катнашасы килгәнгә күрә, без аңа каршы килә алмадык», – дип аңлатма бирде Бөгелмә урманчылыгы җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова.

Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 19 апрельдә башланып китте һәм 2021 елның 19 июненә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International