«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чиста яр» экологик акциясен үткәргән

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар «Чиста яр» экологик акциясен үткәргән. Чара барышында балалар Ютазы авылындагы елга территориясен чистарткан һәм төзекләндергән.

«Су – дөньяда иң кыйммәтле ресурсларның берсе. Шуңа күрә без булган сулыкларга сакчыл карарга, аларны сакларга һәм ярларын чиста тотарга тиеш, – ди «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашучы Ралинә Гәрәева. – Алдагы каникулларда без табигатьне саклау эшчәнлеген дәвам итәргә һәм төрле акцияләр үткәрергә планлаштырабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International