2021 ел башыннан бирле Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәтенә 470 артык мөрәҗәгать алынган

2021 елның 28 мае, җомга

Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

Ел башыннан бирле урман сагының туры линиясе буенча (8-800-100-94-00) төбәк диспетчерлык хезмәтенә 23 мөрәҗәгать алынган, шул исәптән 5се – агачларны законсыз кисү, 9ы – консультация хезмәтләре күрсәтү, 9ы – башка мәсьәләләр буенча.

Төбәк диспетчерлык хезмәтенең (8 (843) 221-37-95) стационар номеры буенча – 57 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 393 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылган һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International