Кәләй урман хуҗалыгы хезмәткәрләре базислы урман питомнигындагы чәчүлекләрне карый

2021 елның 28 мае, җомга

«Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомнигында чәчүлекләрне карау буенча эшләр башкара. «Безнең питомник Чишмә кишәрлеге урманчылыгының 117 нче кварталында урнашкан, аның мәйданы – 7,5 гектар. Быел без биредә 0,8 гектар мәйданда нарат һәм имән орлыклары чәчтек. Сүз дә юк, сыйфатлы утырту материалы үстерү өчен күп көч куярга кирәк, – ди «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Нәзир Фәләхиев. – Бу даими су сибү, туфрак йомшарту, чүп үләннәренә каршы көрәш, минераль ашламалар кертү, авыруларга һәм корткычларга каршы сиптерү. Хәзерге вакытта 2019, 2020 һәм 2021 елгы чәчүлекләрен карау эше башкарыла».

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча урман питомникларында 21,1 га мәйданда орлык чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International