Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә йомгак ясалды. Акция кысаларында Татарстан Республикасында фронттан өйләренә кайтмаган 350 мең татарстанлының бөек батырлыгы истәлегенә 1,1 миллионнан артык агач утыртылган. Аларның 379 меңе – урман фонды территориясендә һәм 721 меңе муниципаль районнар территориясендә утыртылган.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россиядә һәм чит илләрдә 18 мартта башланып китте һәм 22 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыручылар – Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды. 2021 елның 28 маена Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 млн. батыр истәлегенә 27,2 млн үсенте утыртылган.