Республиканың Арча районында «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясе уздырылган. Арча урманчылыгының Сурнар кишәрлеге урманчылыгында 8 нче квартал территориясендә җыештыру эшләре оештырылган. Акциягә 21 кеше – Арча урманчылыгы һәм Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре кушылган.
Акциядә катнашучылар көче белән урман территориясеннән 6 куб.метр катлы көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылган.
Исегезгә төшерик, «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акциясенең язгы этабы 19 апрельдә башланып китте һәм 2021 елның 19 июненә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстанның барлык муниципаль районнарында да уза.