«СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетына әзерләнә

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Әлмәт районының Иске Михайловка урта мәктәбенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгына тәрбияләнә торган балалар IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слетына әзерләнә. Балалар урман хуҗалыгы терминнарын һәм төшенчәләрен, урман хуҗалыгы эшләренең төрләрен, сирәк очрый торган үсемлекләрне һәм хайваннарны һ.б. өйрәнә.

Исегезгә төшерик, IV Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары слеты 2021 елның июлендә Лубян урман-техника көллияте базасында узачак. 31 команда  иң көчле команда исемен яулау өчен көрәшәчәк, катнашучыларның гомуми саны 93 кеше булачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International