Саба районында Бөек Ватан сугышы ветераны, урман тармагы ветераны Муллагаян Муллахмәтовны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Кичә, 30 май көнне, Бөек Ватан сугышы ветераны, урман тармагы ветераны Муллагаян Муллахмәтов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Саба урманчылыгының Сабабаш кишәрлеге урманчылыгынң участок урманчысы Илгиз Зиннәтуллин, Мишә авыл җирлеге администрациясе вәкилләре һ.б. котлаган.

Муллахмәтов Муллагаян Муллахмәт улы 1926 елның 30 маенда Саба районының Сабабаш авылында туган. Муллагаян Муллахмәтовның 40 елдан артык эш стажы бар. Бөек Ватан сугышы чорында ул алманнарның хәрби тоткыннарын саклаган. Сугыштан соң Муллагаян Муллахмәт улы Пятигорскта хезмәт иткән һәм 1951 елда гына Саба районына әйләнеп кайткан. Туган ягына әйләнеп кайткач, ул Саба урман сәнәгате хуҗалыгына эшкә урнашкан, ботак кисүче, агач кисүче һәм агач эшкәртү комбинатында цех җитәкчесе булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International