Татарстан Республикасында узган санитар-экологик икеайлык кысаларында урман фонды территориясен чистарту эшләре башкарылган. Торак пунктлары тирәсендә һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар янәшәсендәге урман биләмәләрендә рейдлар уздырылган. Санитар-экологик икеайлык быелның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәр узды.
Рейдлар нәтиҗәсендә 190 куб метр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынган һәм чыгарылган. Шулай ук әлеге чорда дәүләт урман инспекторлары урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.31 статьясы буенча административ хокук бозулар турында 11 беркетмә дә төзегән.