«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – «Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәгендә «Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган. Исегезгә төшерәбез, конкурс республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 7-16 яшьлек укучылары арасында уздырылган иде.

Иң күп эшләр «Урмандагы гүзәллек» конкурсы номинациясенә алынган. Комиссия карары буенча Наилә Нәбиуллина (9 яшь, Түбән Кама шәһәре), Мария Чистоедова (11 яшь, Түбән Кама шәһәре), Вероника Сычева (14 яшь, Түбән Кама районының Красный Ключ поселогы) һәм Камил Гайнуллин (14 яшь,Зеленодольск районының Олы Ачасыр авылы) рәсемнәре иң яхшылары дип табылган.

«Урманны яклау һәм торгызу» номинациясендә Сәмирә Вәлиева (9 яшь, Зеленодольск) һәм Елена Дмитриева (13 яшь, Зеленодольск) җиңүче булган.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International