2021 елның 5 аенда республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 248 беркетмә төзелгән

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 5 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы) һәм урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеге үтәлешенә йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләренә 8,6 мең мәртәбә патрульлек үткәргән, административ хокук бозулар турында 248 беркетмә төзелгән.

Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган җитешсезлекләр.

Болар белән берлектә Россия Федерациясенең урман законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 1,3 мең кисәтү дә бирелгән. 930 кисәтү үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International