«Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре базислы урман питомникларында сезонлы эшләр башкара. Урман хуҗалыгы питомниклары Аксубай кишәрлегенең 37 нче кварталында һәм Аксубай урманчылыгының Чабаксар кишәрлегенең 22 нче кварталында урнашкан, аларның гомуми мәйданы – 12,9 гектар.
«Быел питомникларда 0,6 гектар мәйданда нарат, каен, имән, юкә, миләш, корычагач, тубылгы һәм сәрви агачы орлыклары чәчелде, – дип сөйләде «Аксубай урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Марсель Моратшин. – Хәзерге вакытта үсемлекләрне карау эше алып барыла. Бу – даими су сибү, рәт араларындагы туфракны эшкәртү һәм чүп үләннәрен утау».
«Шулай ук ике еллык, өчьеллык чәчкеннәрне карау буенча да эшләр башкарыла. Әле шушы көннәрдә генә иенке каен үсентеләрен альтернариозга каршы сиптереп чыктык», – дип өстәде Марсель Моратшин.